Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында урманнарны торгызу һәм яклау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2025 елның 16 сентябре, сишәмбе

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында урманнарны торгызу һәм яклау мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны Департамент башлыгы Эдуард Леонтьев үткәрде.

Чарада «Россия урманны саклау үзәге» ФБУ хезмәткәрләре, округның урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның структур бүлекчәләре башлыклары катнашты.

Докладлар белән Департамент башлыгы урынбасары Сергей Ковалев һәм төбәкнең урман ведомстволары вәкилләре чыгыш ясады.

Утырыш барышында урманнарның санитар һәм урман патологиясе торышы турындагы белешмәләрнең дөреслеген тикшереп тору мәсьәләләре, башкарылган урман саклау чаралары, урман культураларын «компенсацион» торгызу һәм агротехник карау буенча эшләрнең нәтиҗәләре каралды.

ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов быел Татарстанда 456 гектар мәйданда (шул исәптән урман фонды җирләрендә – 42 гектар, башка категория җирләрендә – 414 гектар) «компенсацион» урман торгызу эшләренең башкарылуы турында сөйләде. Хәзерге вакытта башкарылган эшләр кабул ителә. Шулай ук 967 гектар мәйданда «компенсацион» утыртмаларны да агротехник карау эшләре башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International