Бүген Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында урман тармагы хезмәткәрләре арасында «Һөнәре буенча иң яхшысы» һөнәри осталык конкурсы узды.
Конкурс шартлары буенча, анда катнашучылар тест уздылар һәм урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу, урманны таксацияләү, янгынга каршы җиһазлар һәм бензин пычкысы белән эшләү, документларны рәсмиләштерү һ.б. өлкәсендә берничә гамәли бирем үтәделәр.
Ярышлар нәтиҗәсендә урманчылар, урман осталары, кишәрлек урманчылары, урманчы урынбасарлары, харвестер машинистлары, форвардер операторлары, машина йөртүчеләр, умартачылар һәм егерьләр арасында иң яхшылары билгеләнде.
Белгечләрне якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар һәм конкурста җиңүчеләргә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов бүләкләр тапшырдылар.