Татарстан Республикасында урман утыртмаларының санитария торышын яхшырту эшләре дәвам итә. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы хезмәткәрләре белешмәләре буенча, быелның 17 сентябренә санитар-савыктыру чаралары 651,6 гектар мәйданда үткәрелгән, шул исәптән 464,6 гектарда ликвид булмаган агач җыеп алынган.
Исегезгә төшерик, санитар-савыктыру чаралары урманнарны саклау чаралары комплексының бер өлеше булып тора. Санитар-савыктыру чаралары утыртмаларның биологик тотрыклылыгын саклау, урманнарда патологик процессларның киң үсеш алуын кисәтү, корткычлардан һәм авырулардан килгән зыянны киметү максатларында уздырыла.
Мондый эшләрне уздыру «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.