Бүген Министрлыкта Урман хезмәткәрләре көненә багышланган чара узды. ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хезмәткәрләрне якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
«Татарстан урман хуҗалыгын алып бару нәтиҗәлелеге буенча алдынгы регионнар рәтенә керә, - диде министр. – Бу Министрлык, республика урманчылыклары һәм урман хуҗалыклары хезмәткәрләренең фидакарь һәм нәтиҗәле хезмәте нәтиҗәсендә генә мөмкин булды».
«2025 елга дәүләт йөкләмәсендә каралган барлык чараларны төгәлләү мөһим, – дип өстәде Равил Кузюров. – Һәрберегезгә эшегезгә тугрылыгыгыз һәм урманга хезмәт итүегез өчен рәхмәт белдерәм. Якынлашып килүче Урман хезмәткәрләре көне белән котлыйм һәм ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм барлык башлангычларда уңышлар телим».
Чара азагында Министрлык аппаратының алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләделәр.