Болгар урманчылыгы территориясендә рөхсәтсез чүплек бетерелде

2025 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

«Болгар урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Болгар урман хуҗалыгы» ТР ДБУ хезмәткәрләре Болгар урманчылыгының Спас кишәрлеге урманчылыгының 23 нче кварталында урман фонды территориясендә рөхсәтсез чүплек таптылар һәм бетерделәр. Алар көче белән барлыгы 1,5 куб.м каты көнкүреш калдыклары чыгарылды.

«Без барлык гражданнарны табигатькә сакчыл карарга чакырабыз. Ел башыннан 20 куб метр чүп-чар чыгарылды, – дип билгеләп үтте җитәкче-урманчы Дмитрий Зарифуллин. – Шуны аңлау мөһим, урман – ул уртак байлык һәм аны саклау безнең һәрберебезгә бәйле. Санкцияләнмәгән чүплекләр оештырган өчен административ җаваплылык каралган».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International