Лубян урман-техник көллиятендә баскетбол буенча ярышлар узды

2025 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

«Лубян урман-техник көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә беренче курс студентлары атналыгы кысаларында баскетбол ярышлары узды.

Ярышлар йомгаклары буенча беренче урынны 11 нче урман хуҗалыгы төркеме командасы алды. Икенче урында – 12 нче икътисад төркеме җыелмасы, өченчедә – 13 нче бакча-парк төркеме.

Лубян урман-техник көллиятендә узган «Беренче курс студенты атналыгы» укучыларны уңышлы адаптацияләүгә юнәлдерелгән, ул яңа килгән студентларга көллиятнең иҗтимагый тормышы белән танышырга ярдәм итә. Бу атнада беренче курс студентлары үзләренең иң яхшы сыйфатларын, сәләтләрен күрсәтә һәм үз белгечлекләрен лаеклы тәкъдим итә ала. «Атналык»ның һәр көне сәгатьләр буенча билгеләнгән, беренче курс студентлары өчен иҗади, интеллектуаль, спорт һәм башкалар – төрле сынаулар тәкъдим ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International