Бүген Биектау районында урман хуҗалыгын алып бару мәсьәләләренә багышланган республика семинар-киңәшмәсе узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Министрлык хезмәткәрләре, урманчылыкларның җитәкче-урманчылары һәм республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.
Семинар-киңәшмәдә катнашучылар башта Шәһәр яны урманчылыгының Биектау кишәрлеге урманчылыгының 84 нче кварталында куркыныч (авария хәлендәге) агачларны җыю эшләренең барышы белән таныштылар. Җитәкче-урманчы Илнур Кәшафиев быел шундый 480 авария хәлендәге агачның җыеп алынуы турында сөйләде.
Маршрутның икенче ноктасы Крутушка торак массивы янындагы участок булды. Анда белгечләр урманнарны «компенсацион» торгызу буенча башкарылган эшләрнең сыйфатын бәяләделәр. Чаралар 18 гектар мәйданда уздырылган.
Аннары семинар-киңәшмәдә катнашучылар «Зәңгәр күлләр» ял итү зонасында булдылар. Экскурсияне «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ участогы мастеры, территория кураторы Алинә Крашенникова үткәрде. Шунда ук истәлек аллеясына нигез салынган, 40 данә алмагач утыртылган.
Аннары урман янгыннары һәм урманнарны яклау тематикасына мәгълүмат щитлары тәкъдир ителде. Кишәрлек урманчысы Нурсил Гыйбадуллин хәбәр иткәнчә, быел Шәһәр яны урманчылыгы территориясендә 36 яңа аншлаг урнаштырылган.
Чара Министрлыкның һәм аның карамагындагы учреждениеләрнең алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы белән тәмамланды.
Белгечләрне ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Азат Хамаев, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм муниципаль район башлыгы Равил Хисаметдинов котладылар.
Рөстәм Нигъмәтуллин билгеләп үткәнчә, бүген Татарстанның урман хуҗалыгы – заманча, динамикалы үсүче тармак. «Һәрберегезгә нәтиҗәле хезмәтегез һәм сайлаган эшегезгә тугрылыгыгыз өчен рәхмәт белдерәсем килә. Сез Татарстанның урман байлыкларын саклау һәм арттыру буенча мөһим миссияне үтисез», – диде ул.
Азат Хамаев шулай ук белгечләргә көндәлек фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. «Яшь буын өчен профессиональлек үрнәге булган урман тармагы ветераннарына да аерым рәхмәт», – дип ассызыклады Азат Хамаев.
Равил Кузюров ассызыклаганча, Татарстан урман хуҗалыгын алып бару нәтиҗәлелеге буенча алдынгы регионнар рәтендә. «Эш темпларын киметмәү мөһим, – диде ул. – Якынлашып килүче һөнәри бәйрәм белән, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек, тынычлык, игелек һәм барлык башлангычларыгызда уңышлар телим».
Равил Хисаметдинов билгеләп үткәнчә, урманчыларның урман ресурсларын саклауга һәм торгызуга юнәлтелгән фидакарь хезмәт тирән рәхмәт һәм ихлас соклану сүзләренә лаек. «Бәйрәм белән! Һәркемгә сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, уңышлар һәм иң изге теләкләр телим», – диде ул.