Урман-янгын үзәге хезмәткәре Динарт Зыятдинов «Иң яхшы урман янгын сүндерүчесе – 2025» Бөтенроссия конкурсында 3 нче урынны алды

2025 елның 19 сентябре, җомга

Красноярск шәһәрендә халыкара катнашулы «Иң яхшы урман янгын сүндерүчесе – 2025» ХІ Бөтенроссия конкурсының федераль этабы узды.

Катнашучылар үзләренең күнекмәләрен өч юнәлештә күрсәттеләр: кисешкән җирләрдә йөгерү буенча физик әзерлек, урманнарда спорт ориентлашуы һәм урман янгыннары каршылыкларын җиңү.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Евгений Агеев (Ханты-Манси АҖ) җиңүче булды. Икенче урында – Валерий Романов (Коми Республикасы), өченче урында – Динарт Зыятдинов («Урман-янгын үзәге» ТР ДБУ, Татарстан Республикасы).

Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International