ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре урман тармагы ветераннарын якынлашып килүче һөнәри бәйрәм – Урман хезмәткәрләре көне белән котладылар. Бүләкләр тапшырганда белгечләр ветераннарга фидакарь хезмәтләре һәм урман комплексын үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерделәр, аларга ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм озын гомер теләделәр.
Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясендә Урман хезмәткәрләре көне гадәттәгечә сентябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Ул үзенең тарихын 1966 елның 13 августында Югары Совет Президиумының әлеге бәйрәмне билгеләү турындагы Указы кабул ителгән, ә 1980 елда Югары Совет Президиумының «Бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында»гы Указы белән аны бәйрәм итү расланган СССР чорыннан алып бара.
Хәзерге вакытта Урман хезмәткәрләре көнен шулай ук Беларусь Республикасында һәм Кыргызстанда да билгеләп үтәләр. Бәйрәм урман тармагы, урманны саклау, агач әзерләү, целлюлоза-кәгазь, агач эшкәртү предприятиеләре белгечләрен, шулай ук урман сәнәгате комплексы ветераннарын берләштерә.
2025 елда Урман хезмәткәрләре көне 21 сентябрьгә туры килә.