ТР урман хуҗалыгы министры Р.Ә.Кузюровның Урман хезмәткәрләре көне белән котлавы

2025 елның 21 сентябре, якшәмбе

Хөрмәтле коллегалар, Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Урман хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!

Татарстанның бай тарихлы һәм данлыклы традицияләре булган урман тармагы бар. Дистәләрчә еллар дәвамында берничә буын урманчылар республикабызның урман байлыкларын формалаштырдылар һәм саклап килделәр, урман секторының тотрыклы үсеше өчен ныклы нигез салдылар.

Хәзерге шартларда Татарстанның урман хуҗалыгы ышанычлы рәвештә инновацион үсеш юлыннан бара. Без үз эшебездә вакыт белән сыналган традицион методларны цифрлы технологияләр һәм алдынгы фәнни эшләнмәләр белән берләштерәбез. Татарстан урман хуҗалыгын алып баруның нәтиҗәлелеге буенча алдынгы регионнар рәтенә керә, урманнарны торгызу, янгыннан саклау, аларны корткычлардан һәм авырулардан саклау өлкәсендә югары күрсәткечләр күрсәтә. Әлбәттә, бу нәтиҗәләр Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәменнән башка мөмкин булмас иде.

Хәзер безнең алда урман комплексы белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген тагын да арттыру, урманнарны саклау һәм торгызу ысулларын камилләштерү, урман орлыкчылыгы объектларын үстерү, халык арасында мәгърифәтчелек эшен киңәйтү буенча мөһим бурычлар тора. Уртак тырышлык белән барлык планлаштырылган проектларны һәм инициативаларны тормышка ашыра алачагыбызга шикләнмим.

Хөрмәтле дуслар! Бу бәйрәм көнендә сезгә намуслы хезмәтегез һәм сайлаган хезмәт юлыгызда тугрылыгыгыз өчен ихлас рәхмәтемне җиткерәсем килә. Югары профессионализм, һәр урман кишәрлеге язмышына битараф булмаган мөнәсәбәт – республикабызның урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен аерып торучы сыйфатлар.

Урман тармагы ветераннарына аерым рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Сезнең тәҗрибә-белемегез һәм зирәклегегез барыбыз өчен дә бәһасез ресурс һәм ышанычлы үрнәк булып тора.

Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, бетмәс-төкәнмәс тормыш көче һәм энергия телим! Яңа казанышлар, илһам һәм иң хәерлесе булсын!

 

 

ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International