Бүген Казанда «Милләт кроссы – 2025» Бөтенроссия йөгерү көне узды. Ул ике мәйданчыкта – «УРАМ» экстрим-паркында һәм «Локомотив» стадионында узды.
Чара кысаларында 1, 2, 4, 6, 8 һәм 12 км арага йөгерешләр оештырылды.
Стартка барлык теләүчеләр – профессиональ спортчылар, һәвәскәрләр, ветераннар, укучылар һәм студентлар чыкты. Ярышларга ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре дә кушылды.
Исегезгә төшерәбез, «Милләтләр кроссы» Бөтенроссия йөгерү көне ел саен сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм россиялеләрне физик культура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү максатыннан үткәрелә.