Татарстан Республикасында туфракны 2026 елгы урман культуралары өчен әзерләү эшләре дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, чаралар «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектына караган «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектында каралган.
ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре белешмәләре буенча, 22 сентябрьгә туфрак әзерләү эшләре 0,6 мең га мәйданда башкарылган.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 1,2 мең га мәйданда урман культуралары өчен туфрак кишәрлекләре әзерләргә кирәк булачак.