Спас районында агач утырту буенча акция узды

2025 елның 22 сентябре, дүшәмбе

Болгарның 1 нче урта мәктәбе территориясендә яшелләндерү буенча экологик агарту акциясе узды. Анда «Болгар урманчылыгы» ТР ДКУ, ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, «Хәрәкәтнең яшь инспекторы» отряды активистлары һәм «Беренчеләр хәрәкәте» вәкилләре катнашты.

Акция кысаларында 15 нарат үсентесе утыртылды.

Балалар мәктәпне төзекләндерү эшендә энтузиазм күрсәттеләр. Алар өлкәннәргә булышып кына калмады, һәр үсенте турында да кайгырттылар: әзерләнгән чокырларга агачларны җентекләп урнаштырдылар, чиләкләрдән һәм лейкалардан су сиптеләр, яшь үсемлекләргә уңай старт бирделәр.

«Без һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер! Барлык мәктәп акцияләрендә һәм район күләмендәге күпсанлы чараларда актив катнашабыз», - дип уртаклашты «Беренчеләр хәрәкәте» вәкилләре, үзләренең актив тормыш позицияләрен ассызыклап.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International