Бүген Кукмара шәһәре хакимият бинасында яңа чакырылыш Кукмара муниципаль районы советының беренче утырышы узды. Утырыш эшендә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты.
Көн тәртибенә төп мәсьәләләр: ТР Рәисен һәм муниципаль берәмлекләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлау, муниципаль район башлыгын һәм башлык урынбасарын сайлау нәтиҗәләре чыгарылды.
Советның яңа чакырылышы 14 сентябрьдә районның барлык 258 сайлау округын колачлаган сайлау нәтиҗәләре буенча формалаштырылды.
Утырышка кадәр «Бердәм Россия» сәяси партиясе депутатлары җыелышы булды, аның нәтиҗәләре буенча Кукмара районы советында тиешле фракция төзелде. Фракция җитәкчесе итеп Резеда Гаянова сайланды.
Ачык тавыш бирү йомгаклары буенча Кукмара районы башлыгы вазыйфасына Сергей Димитриев, район башлыгы урынбасары итеп Резеда Гаянова сайланды.