«Бәллүр компас» илкүләм премиясенә конкурска гаризалар кабул ителә башлады.
«Бәллүр компас» илкүләм премиясе – география, экология, табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау һәм популярлаштыру өлкәсендәге премия. Премия ел саен Рус география җәмгыяте химаясендә үткәрелә.
Катнашуга фәнни һәм мәгариф учреждениеләре, иҗат берлекләре, Россия һәм чит ил оешмалары, предприятиеләр һәм җәмәгать эшлеклеләре чакырыла.
Җиңүчеләр түбәндәге номинацияләрдә билгеләнәчәк: «Фәнни казаныш», «Сәяхәт һәм экспедиция», «Мәгариф», «Иң яхшы ММЧ проекты, медиапроект», «Фотоэш», «Гражданлык позициясе», «Басма», «Иң яхшы төбәк проекты», «Табигый һәм тарихи-мәдәни мирасны саклау буенча иң яхшы социаль-мәгълүмати проект», «Сәнәгать предприятиеләренең, бизнесның иң яхшы экологик проекты».
Катнашуга гаризаны 2026 елның 10 февраленә кадәр рәсми сайтта тапшырырга мөмкин: https://rus-compass.ru/.