«Рослесозащита» ФБУ филиалы булган Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге инженер-урман патологлары «Ромашкино» шифаханә-профилакторие һәм «Солнечный» балаларны савыктыру лагере территориясендәге Татарстан урман фонды җирләрендә урнашкан авария хәлендәге агачларны тикшерделәр. Авария хәлендәге агачларны тикшерү һәм соңыннан җыештыру гражданнарның гомеренә һәм сәламәтлегенә яисә дәүләт милкенә, гражданнар һәм юридик затлар мөлкәтенә зыян килмәсен өчен кирәк.
«Агачның авариялелеге структур кимчелекләр булганда билгеләнә, атап әйткәндә, тишекләр, черекләр, тамырлар өзелү, 100 дән куркыныч авышлык, алар бөтен агачның егылуына китерергә мөмкин, – дип сөйләде филиал директоры урынбасары Венера Ефременкова. – Тикшерү нәтиҗәләре буенча 350 авария хәлендәге агач ачыкланды, алар ял итүчеләрнең иминлегенә куркыныч тудыра һәм алынырга тиешләр».