«Бөгелмә урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре Бөгелмә районының «Журавушка» 14 нче прогимназиясе укучылары өчен танып-белү дәресен үткәрделәр. Чараның максаты – үсеп килүче буынга экологик белем һәм тәрбия бирү,балаларда республиканың урман байлыкларын саклау өчен җаваплылык хисе формалаштыру.
Дәрес барышында урманны саклау һәм яклау буенча инженер Ольга Волкова һәм урман мастеры Людмила Терентьева укучыларга урман экосистемаларын саклауның мөһимлеге, урман янгыннарына һәм урман корткычларына каршы гамәлгә ашырыла торган чаралар турында сөйләделәр. Белгечләр шулай ук флора һәм фауна турында кызыклы фактлар белән уртаклаштылар, һәр кешенең әйләнә-тирә мохитне саклауга үз өлешен кертә алуын аңлаттылар.
Очрашу «Урман – безнең дустыбыз!» балалар рәсемнәре конкурсына йомгак ясау белән тәмамланды, ул Урман хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү кысаларында оештырылган иде. Конкурста җиңүчеләр һәм катнашучылар мактау грамоталары һәм истәлекле призлар белән бүләкләнделәр.