2025 елның 29 сентябреннән 3 октябренә кадәр Пушкин шәһәрендә мәктәп урманчылыкларының VIII Бөтенроссия съезды узачак. Чара «Левково» сәламәтләндерү комплексы базасында узачак.
Татарстан Республикасын Зеленодольск районы Әйшә гимназиясенең «Яшел йорт» һәм Мамадыш районы Олыяз лицееның «Урман дуслары» мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр тәкъдим итәчәк.
Съезд кысаларында мәктәп укучыларын һөнәри юнәлеш бирү һәм урманнарны саклауда мәктәп урманчылыкларының ролен арттыру буенча түгәрәк өстәлләр һәм семинарлар узачак. Шулай ук катнашучыларны тематик экскурсияләр һәм мастер-класслар көтә.
Моннан тыш, съездда катнашучылар – мәктәп урманчылыклары педагоглары һәм остазлары «Мәктәп укучылары өчен «Минем һөнәри сынап карап каравым – «Урманчы» һөнәре» программасы» квалификациясен күтәрә алачак.