Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды. Утырышта ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, министр урынбасары Рәис Гомәров, эшләр белән идарә итүче Эльмира Шагаева, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Иҗтимагый советы вәкиле Илгиз Зарипов, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.
Чарада дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре буенча сектор мөдире, коррупциячел һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы Эльвира Зыятдинова, юридик бүлек башлыгы Татьяна Барсукова, әйдәүче киңәшче – матбугат сәркатибе Әлмирә Нуретдинова һәм «Арча урман хуҗалыгы» ТР ДБУ директоры Нияз Сәлахов докладлар белән чыгыш ясадылар.
Эльвира Зыятдинова 2025 елның беренче яртыеллыгында дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында коррупциягә каршы көрәш чараларын гамәлгә ашыру турында ТР Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе тарафыннан әзерләнгән аналитик күзәтүне тәкъдим итте.
Ул декларация кампаниясе кысаларында үз керемнәре һәм чыгымнары турында 9039 кешенең (шул исәптән дәүләт хакимияте органының 3170 вазыйфаи заты һәм муниципаль хезмәт органнарының 5869 вазыйфаи заты) мәгълүмат биргәнен сөйләде.
«Коррупциягә каршы сәясәтне тәэмин итүнең төп чараларының берсе булып коррупциягә каршы пропаганда оештыру тора. Массакүләм мәгълүмат чаралары коррупциягә каршы көрәштә мөһим роль уйный, – диде Эльвира Зыятдинова. – Агымдагы елның 6 аенда массакүләм мәгълүмат чараларында коррупциягә каршы юнәлештәге 2486 материал урнаштырылды».
Татьяна Барсукова катнашучыларны норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча эш нәтиҗәләре белән таныштырды. Ул хәбәр иткәнчә, 2024 елда 26 норматив хокукый акт проекты, 2025 елда – 9 НХА проекты экспертиза узган.
«Хисап чорында норматив хокукый актларның урнаштырылган проектлары буенча бәйсез экспертлардан нәтиҗәләр килмәде», – дип билгеләде Татьяна Барсукова.
Әлмирә Нуретдинова коррупциягә каршы тору өлкәсендә матбугат хезмәте эшчәнлеге юнәлешләренә тукталды.
«3 төп юнәлеш каралган – бу массакүләм мәгълүмат чараларын системалы мониторинглау, коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруга бәйле мәгълүмати материаллар урнаштыру, шулай ук гражданнарның мөрәҗәгатьләрен кабул итү һәм эшкәртү, шул исәптән «Инцидент-менеджмент» системасы аша да, – диде ул. – 2025 ел башыннан коррупциягә каршы юнәлештәге 77 материал урнаштырылды».
Нияз Сәлахов «Арча урманчылыгы» ДКУ һәм «Арча урман хуҗалыгы» ДБУда коррупциягә каршы сәясәт чараларының гамәлгә ашырылуы турында сөйләде.
«Коррупциягә каршы көрәш ел дәвамында өзлексез алып барыла, – дип ассызыклады ул. – Төп принциплар – контроль-күзәтчелек эшчәнлеген камилләштерү, эшнең ачыклыгын һәм мәгълүмати үтәкүренмәлелеген арттыру, хезмәткәрләрнең хокукый грамоталылыгын һәм мәгълүматлылыгын арттыру, сатып алулар, исәпкә алу һәм контроль процессларын автоматлаштыру өчен мәгълүмат системаларын һәм цифрлы инструментларны куллану, бу исә коррупция ихтималын киметә».