Түбән Новгородта «Лесоруб – 2025» X Россия чемпионатына йомгак ясалды. Исегезгә төшерәбез, чемпионатта илнең 20 төбәгеннән вәкилләр катнашты. Татарстан Республикасын «Нурлат урман хуҗалыгы» ТР ДБУ һәм «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ хезмәткәрләре тәкъдим итте.
Конкурсантлар берничә дисциплинада үзләренең осталыкларын күрсәттеләр: агач аудару, чылбыр алмаштыру, катнаш кисү һәм төгәллеккә кисү, ботакларны кисү һәм эстафета.
Татарстан белгечләре бик яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр һәм барлык ярышлар йомгаклары буенча «Абсолют команда беренчелеге» номинациясендә җиңүче исемен һәм чемпионатның төп кубогын яуладылар. Шулай ук Фидаил Адеев «Ботакларны кисү» күнегүендә – 1 нче, форвардер операторлары арасында Руслан Николаев – 2 нче, хатын-кызлар арасында Елена Сафиуллина – 3 нче, Георгий Захаров юниорлар арасында 2 нче урынны алды. Шулай ук команда «эстафета» күнегүләре йомгаклары буенча 2 нче урынга һәм бензомоторлы пычкылы операторларның команда беренчелегендә 3 нче урынга лаек булды.