Спас районының Бураково урта мәктәбенең «Яшь урманчы» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясенә кушылдылар. Чара кысаларында укучылар Коминтерн бистәсендәге урман массивын чүп-чардан чистартканнар.
«Балалар акциядә бик теләп катнаштылар, – диде биология һәм химия укытучысы, «Яшь урманчы» берләшмәсе җитәкчесе Лариса Захарова. – Мондый инициативалар – табигатьне саклауга өлеш кертү генә түгел, ә экологик җаваплылыкның мөһим дәресе дә. Без киләчәктә дә мондый чараларда катнашуны дәвам итәчәкбез».
Исегезгә төшерәбез, «Татарстанның чиста урманнары» республика табигатьне саклау акциясенең көзге этабы 8 сентябрьдән башлап агымдагы елның 8 ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Акция урман фонды территориясен төзекләндерү буенча комплекслы эш алып баруны, шул исәптән каты коммуналь калдыкларны җыюны һәм чыгаруны, коры-сары һәм ауган агачларны җыештыруны, шулай ук аншлагларны, мәгълүмат щитларын һәм урманда ял итү урыннарын ремонтлауны һәм төзекләндерүне күздә тота.