Казанда «Мирас» спорт комплексы базасында Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында мини-футбол буенча ярышлар узды.
Ярышларда Фәнил Әхмәдуллин, Әнәс Сөнгатуллин, Нияз Имамиев, Рүзәл Хәйруллин, Артем Николаев һәм Илдар Байгуҗиннан торган ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы катнашты.
Министрлык белгечләре Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты һәм Татарстан Республикасында Суд департаменты идарәсе командаларына каршы уйнады.
«Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы – вакытны файдалы уздыру һәм уңай хис-кичерешләр белән тулыландыру өчен менә дигән мөмкинлек, – дип шәрехләде Фәнил Әхмәдуллин. – Мини-футбол буенча матчлар чын-чынлап мавыктыргыч булды, кырда һәр мизгел дәрт белән тулы иде. Оештыручыларга мондый якты чара өчен зур рәхмәт».