Агымдагы елның 26-28 сентябрендә «ЛОК «Лесная сказка» ДАУ базасында (Мари Эл Республикасы) мәктәп урманчылыкларының төбәкара слеты узды. Аны оештыручылар – МЭР Мәгариф һәм фән министрлыгы, МЭР Табигать ресурслары, экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау министрлыгы, «Урманны саклау» АКО, «Идел буе дәүләт технология университеты» югары һөнәри белем бирү оешмасы һәм башкалар.
Слетта Мари Эл Республикасыннан, Татарстан Республикасыннан һәм Түбән Новгород өлкәсеннән 42 кеше катнашты.
Татарстанны Түбән Кама шәһәренең «Балалар экология-биология үзәге» МБУ мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр тәкъдим итте.
Слет кысаларында анда катнашучылар берничә практик биремне үтәделәр һәм урман хуҗалыгы өлкәсендәге белемнәрен күрсәттеләр. Шулай ук урман культуралары утырту, утырту материаллары үстерү, таксация, урманны саклау һәм яклау буенча мавыктыргыч мастер-класслар оештырылды.
Слет йомгаклары буенча Түбән Кама шәһәренең «Балалар экология-биология үзәге» МБУ мәктәп урманчылыгында катнашучылар команда зачетында 2 нче урынны алдылар.
Котлыйбыз!