«Урман хуҗалыгын үстерү» квалификация күтәрү курсларында катнашучылар ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында булдылар

2025 елның 30 сентябре, сишәмбе

Бүген «Урман хуҗалыгын үстерү» программасы буенча квалификация күтәрү курсларында катнашучылар ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында булдылар. Очрашуда ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, «Урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль мәгариф учреждениесе ректоры вазыйфаларын башкаручы Людмила Евдокимова һәм башкалар катнашты.

Чарада докладлар белән Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре чыгыш ясады.

Дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Василий Чернов республикадагы урманнарның гомуми мәйданының 1 млн 259,8 мең га тәшкил итүе турында сөйләде, шул исәптән урман фонды җирләрендә – 1 млн 224,8 мең га, урманлылык – 17,4%.

Урман белән капланган мәйданның 22% өлешен ылыслы утыртмалар алып тора, каты яфраклылар – 16,7%, йомшак яфраклылар һәм куаклар – 61,3%. Токым составы буенча усак 20,6% урынны алып тора, вак яфраклы юкә – 19,7%, каен – 17,6%, нарат – 15,6%, имән – 13,8%, чыршы – 5,9%.

Урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин урман янгыннарын булдырмау чараларының гамәлгә ашырылуы турында сөйләде. Татарстан Республикасы урманнарында янгын куркынычсызлыгын «Урман хуҗалыгы» ДБУ составында II типтагы 20 урман янгыннарын сүндерү станциясе, «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ составындагы 5 урман янгыннарын сүндерү станциясе һәм янгынга каршы инвентарь туплау өчен 14 пункт тәэмин итә.

«Урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатларында республика урманнарында янгын куркынычсызлыгына космик, авиация һәм җир өсте мониторингы алып барыла, урманнарны янгынга каршы кору буенча комплекслы чаралар үткәрелә һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча халык арасында агитация-аңлату эшләре алып барыла», – диде ул.

Урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Алсу Мостафина катнашучыларны урманнарны яңадан торгызу буенча башкарыла торган эшләр белән таныштырды.

«Урман фондында урман торгызу «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проекты кысаларында үткәрелә. Шулай ук республикада ел саен башка категориядәге җирләргә саклагыч урман утыртмалары утыртыла, «компенсацион» урман торгызу эшләре башкарыла, – дип хәбәр итте ул. – Быел, мәсәлән, урманнарны торгызу һәм үрчетү буенча башкарылган эшләрнең гомуми мәйданы 4702 гектар тәшкил итте».

Дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру, урманнарны саклау һәм пилотсыз авиация системаларын куллану мәсьәләләренә тукталды.

«Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы пилотсыз авиасистемалар авиапаркы 34 берәмлекне тәшкил итә. Алар барысы да дәүләт теркәвен узган һәм гамәлдәге законнар нигезендә Росавиациядә исәпкә куелган, – дип билгеләде ул. – Дроннар урман фонды җирләрен мониторинглау, урман янгыннарын ачыклау һәм контрольдә тоту, урманнарда законсыз кисүләрне кисәтү һәм ачыклау бурычларын хәл итәргә мөмкинлек бирә».

Шулай ук «Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге директоры Светлана Мальчикова һәм «Рослесинфорг» ФДБУнең Казан филиалы директоры Айрат Йосыпов чыгыш ясадылар. Светлана Мальчикова – оешма эшчәнлегенең төп юнәлешләре, дәүләт урман патологиясе мониторингы һәм урманнарны яңадан торгызу буенча дәүләт мониторингы, Айрат Йосыпов урман төзелешенең тарихы һәм үткәрелә торган урманнарны исәпкә алу эшләре турында сөйләде.

«Урман хуҗалыгын үстерү» программасы буенча квалификация күтәрү курслары Россия Федерациясенең 6 төбәгеннән килгән урман тармагы белгечләре өчен оештырылган. Курсларда катнашучылар «Урман-янгын үзәге» ТР ДБУ урман янгыннары станциясендә, ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә, Раифа дендрариенда һәм «Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ урман питомнигында булачаклар. Әлеге курсларда 30 кеше үз квалификациясен күтәрер дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International