«Батырлар. Татарстан геройлары» программасында катнашучы Динар Латыйпов ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында узган семинарда катнашты

2025 елның 30 сентябре, сишәмбе

Бүген ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен «Батырлар. Татарстан геройлары» программасында катнашучы Динар Латыйпов ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы семинарында катнашты. Укулар «Урман хуҗалыгын үстерү» программасы буенча квалификация күтәрү курслары кысаларында оештырылды.

Семинар барышында Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының торышы, урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча башкарыла торган эшләр турында мәгълүмат бирелде.

Докладлар белән Министрлыкның урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин, Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров, «Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге директоры Светлана Мальчикова, «Рослесинфорг» ФДБУ Казан филиалы директоры Айрат Йосыпов һәм башкалар чыгыш ясады.

Исегезгә төшерәбез, «Батырлар. Татарстан геройлары»  – ул ветераннар һәм МХО катнашучылары арасыннан Татарстанның кадрлар резервын формалаштыру буенча махсус проект. Тиешле компетенцияле сугышчылар дәүләт яки муниципаль учреждениеләрдә, шулай ук башка өлкәләрдә карьерада үсү мөмкинлеген алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International