«Яшел йорт» һәм «Урман дуслары» берләшмәләрендә тәрбияләнүчеләр мәктәп урманчылыкларының VIII Бөтенроссия съездында катнаша

2025 елның 30 сентябре, сишәмбе

Пушкин шәһәрендәге «Левково» сәламәтләндерү комплексы мәйданчыгында мәктәп урманчылыкларының VIII Бөтенроссия съезды старт алды. Съезд чараларында бөтен илдән килгән балалар урман турында белем һәм тәҗрибә уртаклаша.

Съездда илнең 60 төбәгеннән 300 гә якын мәктәп урманчылыклары җитәкчеләре һәм тәрбияләнүчеләре катнаша. Татарстан Республикасын Зеленодольск районы Әйшә гимназиясенең «Яшел йорт» һәм Мамадыш районы Олыяз лицееның «Урман дуслары» мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр тәкъдим итә.

Командалар составында яшь экологлар үзләрен урманчы һөнәрендә сынап карый алачак һәм урман хуҗалыгының төрле юнәлешләре – урман корылышы, урман торгызу, шулай ук урманнарны саклау һәм яклау буенча практик бурычларны хәл итүдә осталыкларын күрсәтә алачак. Мәктәп урманчылыклары остазлары өчен квалификация күтәрү курслары узачак.

Мәктәп урманчылыклары съездында катнашучылар өчен белем бирү программаларын Рослесхозның ведомство буйсынуындагы оешмалары – Авиалесохрана, Рослесозащита, Рослесинфорг, Урман хуҗалыгы җитәкче хезмәткәрләре һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү Бөтенроссия институты федераль автоном учреждениесе, шулай ук Воронеж дәүләт урман-техник университеты вәкилләре үткәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International