Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында 2025 елның 9 аенда федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) һәм урман сагын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды. Бу чорда дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урман фонды җирләрендә 27 мең патрульлек, 2,8 мең контроль (күзәтчелек) һәм профилактика чаралары үткәрелгән.
Административ хокук бозулар турында барлыгы 90 беркетмә төзелгән. Төп хокук бозулар арасында – урманнарда санитария куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу һәм ауган агачларны җыю.
Әлеге чараларны гамәлгә ашыру «Экологик иминлек» илкүләм проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.