Бүген Россиядә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм хөрмәтенә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм аның тармак оешмалары хезмәткәрләре урман тармагы ветераннары янына бардылар.
Очрашулар җылы һәм дустанә атмосферада узды, ветераннар эш тәҗрибәсеннән кызыклы очраклар турында сөйләделәр һәм акыллы киңәшләре белән уртаклаштылар.
Белгечләр ветераннарга бүләкләр тапшырдылар, аларга күпьеллык намуслы хезмәтләре һәм урман хуҗалыгын үстерүгә керткән зур өлешләре өчен ихлас рәхмәт белдерделәр, ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм озын гомер теләделәр.
«Бу көн безгә алар куллы белән урман тармагына нигез салынган өлкән буынга ихтирамның мөһимлеге турында искәртә. Без ветераннарыбыз белән горурланабыз, аларның тәҗрибәсен һәм зирәклеген югары бәялибез», – дип билгеләп үтте ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эшләр идарәчесе Эльмира Шагаева.
Белешмә өчен. Халыкара өлкәннәр көне ел саен 1 октябрьдә билгеләп үтелә. Бәйрәм 1990 елның 14 декабрендә БМО Генераль Ассамблеясы карары белән гамәлгә куела. Халыкара өлкәннәр көненең максаты – җәмәгатьчелек игътибарын өлкән яшьтәге кешеләр проблемаларына җәлеп итү, аларның җәмгыять үсешенә керткән өлеше турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыру, өлкән яшьтәге кешеләргә карата мөнәсәбәтне үзгәртү, аларның бәйсезлеген, эчке потенциалын тормышка ашыру өчен кирәкле шартлар тудыру.