Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов Алексеевск муниципаль районына эшлекле сәфәр кылды.
Килү белән ул муниципаль район советы аппараты җитәкчесе Артур Соловьев белән берлектә гасырлар чиген узган районда яшәүче хатын-кызлар янына барды.
Биләр авылыннан Мария Александровна Обрезковага һәм Гоголих авылыннан Пелагея Федоровна Ильинага, бәйрәм белән котлап, чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Аннары Илгизәр Зарипов Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасында катнашты. Чара Алексеевск шәһәр тибындагы мәдәният йортында узды.
Министрның беренче урынбасары ветераннарга озак еллар хезмәт куйганнары һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
«Чын күңелдән сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, оптимизм телим. Якыннарыгызның җылысы һәм кайгыртучанлыгы һәрвакыт янәшә булсын. Сәламәт булыгыз, озак һәм бәхетле яшәгез», – диде Илгизәр Зарипов.
Чараны районның иҗат коллективлары катнашындагы мәдәни-күңел ачу программасы үрелдереп барды.