«Мин һәм Кызыл китап» республика кул эшләре конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлаган. Аны ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты оештыра.
Конкурста мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр һәм республиканың гомуми белем бирү учреждениеләренең 1-11 сыйныф укучылары катнаша ала.
Эшләр быелның 8 ноябренә кадәр кабул ителәчәк. Эшләрнең геройлары Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән үсемлекләр, гөмбәләр һәм хайваннар булырга мөмкин.
Тулырак мәгълүматларны 8 (843) 211-68-62 телефоны буенча белешергә мөмкин.