«Каенкай» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр Бөек Ватан сугышы тыл хезмәтчәне Бәдерҗиһан Галимова янына бардылар

2025 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

Халыкара өлкәннәр көне кысаларында Балык Бистәсе районының «Каенкай» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр Бөек Ватан сугышы тылы хезмәтчәне Бәдерҗиһан Галимова янына бардылар.

Укучылар укытучы, берләшмә җитәкчесе Илһамия Сафиуллина белән бергә ветеранга бүләк тапшырдылар һәм аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер һәм гаилә җылысы теләделәр.

Быел 99 яшен тутырган Бәдерҗиһан Галимова үзенең катлаулы тормышы турында истәлекләре белән уртаклашты. Ул яшь чагында, тылда эшләгәндә сугышның авыр еллары турында сөйләде. Бәдерҗиһан Галимова гомерен урман тармагына багышлаган, урманчы булып эшләгән, республиканың яшел байлыкларын саклаган һәм торгызган ире Идрис Вәли улы турында аеруча дулкынландыргыч итеп искә алды.

Хәзерге вакытта Бәдерҗиһан Галимова Югары Тимерлек авылында туганнары һәм якыннары арасында яши.

Укучылар ветеранның үткәннәре, сугыш еллары турында сөйләгәннәрен игътибар белән тыңладылар. Яшь урманчылар өчен бу очрашу тарих һәм патриотизм дәресе булды. Алар беренче авыздан Бөек Ватан сугышында Җиңүнең нинди бәягә төшүе һәм тыл хезмәтчәннәренең уртак эшкә нинди өлеш кертүләре турында белделәр.

«Мондый очрашулар безнең буын өчен бәһасез, – диде Илһамия Сафиуллина. – Алар заманнар бәйләнешен сакларга һәм балаларга халкыбызның батырлыгы турында истәлек тапшырырга мөмкинлек бирә».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International