Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2025 елның 2 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләү мәсьәләләре буенча очрашу узды. Анда ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, Министрлыкның структур бүлекчәләре һәм ведомство буйсынуындагы учреждениеләр җитәкчеләре, «Дәүләт транспорт лизинг компаниясе» АҖ вәкилләре катнашты.

Очрашу барышында катнашучылар пилотсыз авиация системаларын эксплуатацияләүнең гамәли аспектларын җентекләп карадылар, шул исәптән белгечләр әзерләү, аппаратларга техник хезмәт күрсәтү мәсьәләләренә дә тукталдылар. Янгыннарны оператив ачыклау, урман массивларының торышын бәяләү, урман законнарын бозуларны кисәтү һәм ачыклау өчен дроннардан файдалану мөмкинлекләренә аерым игътибар бирелде.

Исегезгә төшерәбез, быел ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләргә «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проекты кысаларында сатып алынган 28 пилотсыз очу аппараты тапшырылды. 2025 елга тагын 3 пилотсыз авиация системасын сатып алу планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International