Ютазы районы Ютазы урта мәктәбенең «Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Мәктәп чисталык кубогы» экологик турнирында катнаштылар. Чара Бөгелмә шәһәрендә узды һәм республиканың сигез районыннан: Азнакай, Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Лениногорск, Сарман, Чирмешән һәм Ютазы районнарыннан командалар җыйды.
Турнир кысаларында өмә оештырылды. Балалар бергәләп территорияне җыештырдылар, җыелган чүп-чарны сортларга аердылар, шулай ук табигатькә сакчыл караш буенча тәҗрибә һәм идеяләр белән уртаклаштылар. Экологик культураны формалаштыруга һәм командада эшләү күнекмәләрен үстерүгә аерым игътибар бирелде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый экологик турнирлар әйләнә-тирә мохитнең торышын яхшыртуга гына түгел, үсеп килүче буында табигать өчен җаваплылык хисе тәрбияләүгә дә ярдәм итә. Мондый чараларда катнашу укучыларга кыйммәтле практик тәҗрибә тупларга ярдәм итә.