«Рослесозащита» ФБУ филиалы булган Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге директоры урынбасары Венера Ефременкова Зеленодольск муниципаль районының 4 нче урта мәктәбендә «Лесовичок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар өчен танып белү дәресен үткәргән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экологик иминлек» илкүләм проектының максатларына һәм бурычларына туры килә.
Дәрес барышында укучылар Татарстан Республикасы урманнарының санитария һәм урман патологиясе торышы белән таныштылар, урманның авырулары һәм корткычлары, шулай ук хезмәткәрләр тарафыннан урманнарны яклау, аларның сакланышын һәм яңадан торгызылуын тәэмин итү өчен үткәрелә торган урман саклау чараларының төрлелеге турында белгәннәр.
«Урманнарның торышына урман янгыннары, җилләр, зарарлы бөҗәкләрнең күпләп үрчүе, урман авырулары, антропоген тыкшынуның артуы йогынты ясый, – дип билгеләп үткән Венера Ефременкова. – Шуңа күрә урман утыртмаларының торышын вакытында бәяләү һәм аларны яклау буенча комплекслы чаралар күрү мөһим».
Ахырда Венера Ефременкова урман профилендәге һөнәрләргә, «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ һәм Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында уку шартларына тукталган.