6 октябрь – Бөтендөнья тереклек тирәлеген саклау көне

2025 елның 6 октябре, дүшәмбе

Бүген, 6 октябрьдә, Бөтендөнья тереклек тирәлеген саклау көне билгеләп үтелә.

Бу датаны Берләшкән Милләтләр Оешмасы 1979 елда Берн конвенциясе кысаларында дөньяга: кеше табигатьтән аерым яшәми, дип искәртү өчен тәкъдим итә.  Урманнарның, далаларның, диңгез экосистемаларының юкка чыгуы безнең тормышта котылгысыз чагылыш таба.  Кешеләр борынгы заманнардан бирле игенчелек белән шөгыльләнү өчен сазлыкларны киптерәләр, табигый ландшафтларны җимерәләр һәм файдалы казылмалар чыгару аркасында сулыкларны пычраталар.  Мондый тыкшынулар еш кына экологик һәлакәтләргә китерә.  Климатның үзгәрүе, биотөрлелекнең кимүе һәм планетаның пычрануы – болар барысы да кеше эшчәнлегенең турыдан-туры нәтиҗәсе.

Бу көнне экология оешмалары әйләнә-тирә мохитне саклау проблемасына игътибарны җәлеп итү өчен акцияләр, флешмоблар, лекцияләр һәм башка чаралар үткәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International