«Батырлар. Татарстан геройлары» программасында катнашучы Динар Латыйпов урманнарны патрульләү буенча рейдта катнашты

2025 елның 6 октябре, дүшәмбе

Махсус хәрби операция ветераннары һәм катнашучылары өчен «Батырлар. Татарстан геройлары» программасында катнашучы Динар Латыйпов Тәтеш урманчылыгының Келәр кишәрлеге урманчылыгы территориясендә урман массивларын патрульләү буенча рейдта катнашты.  Чара урман утыртмаларының торышын тикшереп тору һәм урман законнарын бозу ихтималын булдырмау максатында оештырылды.

Рейд барышында Динар Латыйповны кишәрлек урманчысы Ильяс Әскәров озата йөрде, ул гамәли белемнәре белән уртаклашты.  Ул урман төзекләндерү планшетларыннан, агачларның диаметрын үлчәү өчен үлчәм алу сәнәгеннән ничек файдаланырга һәм навигатор ярдәмендә ориентлашырга кирәклеген җентекләп аңлатты.  Бу Динар Латыйповка квалификациясен күтәрергә һәм урманчылык эшенең үзенчәлеген яхшырак аңларга мөмкинлек бирде.

Исегезгә төшерик, «Батырлар. Татарстан Геройлары» – ул махсус хәрбия операция ветераннары һәм анда катнашучылар арасыннан Татарстанның кадрлар резервын формалаштыру буенча махсус проект. Тиешле компетенцияле сугышчылар дәүләт яки муниципаль учреждениеләрдә, шулай ук башка өлкәләрдә карьерада үсү мөмкинлеген алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International