Зеленодольск сынау урман хуҗалыгының урманнардан файдалану буенча инженеры Оксана Горбатенко Зеленодольск районының Н.А.Катин исемендәге 17 нче урта мәктәпнең «Лесная школа» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен Бөтендөнья хайваннарны яклау көненә багышланган дәрес үткәргән. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.
Оксана Горбатенко укучыларга Татарстан Республикасындагы хайваннар дөньясының төрлелеге һәм экосистемада хайваннарның роле турында сөйләгән. Хайваннарны яклау буенча республика инициативаларын гамәлгә ашыруга аерым игътибар бирелгән.
«Хайваннар белән җаваплы мөгамәлә итү һәм аларны саклау – һәр кешенең бурычы, – дип билгеләп үтте Оксана Горбатенко. – Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының Кызыл китапларына кертелгән хайваннарны коткару турында сүз барганда бу аеруча мөһим».
Дәрес азагында хайваннарны һәм әйләнә-тирә мохитне яклау мөмкинлекләре турында фикер алышу булган.