«Золотой ключик» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Әгерҗе урманчылыгы эше белән таныштылар

2025 елның 7 октябре, сишәмбе

Әгерҗе шәһәренең 1 нче «Золотой ключик» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр «Әгерҗе урманчылыгы» ТР ДКУ булдылар.  Балалар өчен экскурсияне җитәкче-урманчы Владимир Ишморатов үткәрде.  Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.

Экскурсия вакытында балалар Әгерҗе урманчылыгы кабинетларында һәм урман музеенда булдылар, анда урман хуҗалыгының бай тарихын чагылдырган экспонатлар белән таныштылар.

Владимир Ишморатов урман профиле һөнәрләре турында җентекләп сөйләде, урман төзекләндерү планшетларын һәм урман хасил итүче төп токымнарның орлык коллекцияләрен күрсәтте һәм урманда үз-үзеңне тотуның мөһим кагыйдәләрен искә төшерде.

«Урманда чүп-чар калдырмагыз һәм учаклар кабызмагыз, – дип ассызыклады ул. – Урман – күп санлы хайваннар һәм үсемлекләр өчен йорт булып тора».

Чара җылы һәм дустанә атмосферада узды, балаларда бик күп уңай тәэсирләр калдырды.  Балалар бакчасы тәрбиячеләре һәм ата-аналар танып белү көнен оештырган өчен Әгерҗе урманчылыгына рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International