2025 елның 11 октябрендә Татарстанда «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында массакүләм агач утырту оештырылачак. Акция «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәреләчәк.
«Быел «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе 140 мәйданчыкта узачак, 2 миллионнан артык утырту материалын утырту планлаштырыла, – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Барлык теләүчеләрне акциягә быел да кушылырга чакырабыз. Акция кысаларында утыртылган һәр үсенте, төбәкнең һәм бөтен илнең тотрыклы үсешенә ярдәм итеп, республика яшел мирасының бер өлеше булачак».
Казан шәһәре янында акция 3 мәйданчыкта – Лаеш районының Столбище (участок координаталары: N 55.651750, E 49.189323) һәм Вороновка (участок координаталары: N 55.640305, E 49.115406) авыллары янында, шулай ук Биектау районындагы Фәнни шәһәрчек янында (участок координаталары: N 55.885817, E 49.267713) узачак. Акция 10:00 сәгатьтә башланачак. Оештыручылар катнашучыларны утырту материалы, перчаткалар һәм инструментлар белән тәэмин итәчәк.
ТР муниципаль районнарында агач утырту вакыты һәм башка урыннары турында «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенең рәсми порталында белергә була: https://сохранимлесрф.рф/.
2024 елгы акция нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында 600 гектар мәйданда 2 млн. данә үсенте утыртылган. Акциядә 20 мең кеше катнашкан.
Исегезгә төшерик, «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясен РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, «Хәтер бакчасы» АКО һәм «Экосистема» Бөтенроссия экологик иҗтимагый хәрәкәте оештыра. Аның максаты – 70 млн. агач утырту. Акция илнең барлык 89 төбәген дә колачлый.