ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2025 елның дүртенче кварталына бурычлар билгеләнде

2025 елның 7 октябре, сишәмбе

Бүген Министрлыкта 2025 елның дүртенче кварталына бурычлар билгеләнде. Видеоконференция режимында узган утырышта министр урынбасарлары,  Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, урманчылыклар җитәкчеләре һәм урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Киңәшмәдә докладлар белән ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Илгизәр Зарипов һәм Рәис Гомәров чыгыш ясады.

Үзенең чыгышында Илгизәр Зарипов урман культуралары сезоны барышына, урман утыртмаларын урман патологиясе буенча тикшерү һәм урман янгыннары килеп чыгуны кисәтү мәсьәләләренә тукталды.

«Туфракны урман культуралары өчен әзерләү эшләрен оптималь срокларда төгәлләргә һәм Министрлыкка 2026 елга урман торгызу проектларын тапшырырга кирәк, – диде ул. – Шулай ук урман хасил итүче төп токымнарның орлыкларын әзерләүгә дә аерым игътибар бирергә кирәк. Быел барлыгы 12525 килограмм орлык җыеп алырга кирәк».

«Мул явым-төшемнәр белән характерлана торган уңай һава шартлары аркасында быел үлән үсемлекләренең интенсив үсүе күзәтелде.  Урман фонды янындагы территорияләрдә коры үлән урман янгыннары чыгу һәм таралу куркынычын тудыра, – дип өстәде Илгизәр Зарипов. – Урман фонды янындагы җирләрнең милекчеләре белән аларны чистарту буенча эш алып барырга кирәк».

Рәис Гомәров түләүле хезмәтләр күрсәтүдән алынган керемнәр күләменең план күрсәткечләре үтәлеше турында сөйләде.  Ул хәбәр иткәнчә, бу юнәлештә Әгерҗе, Ары, Баулы, Лениногорск һәм Чирмешән урман хуҗалыклары лидерлар рәтендә.

«Биләр, Лубян һәм Буа урман хуҗалыклары белгечләренә эшне көчәйтергә кирәк», – диде Рәис Гомәров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International