Татарстан Республикасында «Утны туктат» янгынга каршы мәгълүмат кампаниясе дәвам итә. Бу кампания Россия Федерациясенең барлык субъектларында уза, аның төп бурычы – гражданнарга урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында хәбәр итү.
Кампания кысаларында бүгенге көндә 1 мең лекция, әңгәмәләр үткәрелгән һәм авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында чыгышлар ясалган, 12 агарту акциясе, республиканың гомуми белем бирү учреждениеләрендә 261 дәрес үткәрелгән. Шулай ук янгынга каршы тематикага 223 аншлаг, стенд һәм плакат куелган, 11,5 мең листовка, белешмәлек һәм брошюра таратылган.
Исегезгә төшерәбез, «Утны туктат!» янгынга каршы мәгълүмат кампаниясе сигезенче ел рәттән уза һәм «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты максатларына һәм бурычларына туры килә.