Татарстан Республикасы Тукай муниципаль районының Шилнәбаш авылында «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында агачлар утырттылар. Акциядә «Алабуга урманчылыгы» ТР ДКУ хезмәткәрләре – урман торгызу буенча инженер Оксана Смирнова, Татарстан кишәрлеге урманчылыгының кишәрлек урманчысы Ирек Сафин, урман мастеры Ленар Дәүләтшин, Шилнәбаш урта гомуми белем бирү мәктәбе педагоглары һәм укучылары катнашты.
Акциядә катнашучылар гади нарат үсентеләре утырттылар.
«Акция яшь буынга экологик белем һәм тәрбия бирү максатыннан үткәрелде, – дип билгеләп үтте Оксана Смирнова. – Без агач утыртып кына калмыйбыз, балаларны табигатьне сакларга да өйрәтәбез».
Исегезгә төшерәбез, быел «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән 7 нче мәртәбә үткәрелә. Аның максаты – 70 млн. агач утырту. Акция илнең барлык 89 төбәген дә колачлый. Акцияне РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, «Хәтер бакчасы» АКО һәм «Экосистема» Бөтенроссия экологик иҗтимагый хәрәкәте оештыра.