Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында урманнарны яклау мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны департамент башлыгы Эдуард Леонтьев үткәрде.
Чарада округның урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин катнашты.
Киңәшмә барышында урман утыртмаларын урман патологиясе ягыннан тикшерү һәм санитария-савыктыру чаралары мәсьәләләре каралды. Катнашучылар урман корткычларын һәм авыруларын ачыклау методикасы, шулай ук куркынычларны кисәтү һәм вакытында җавап бирү чаралары турында фикер алыштылар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасында ел башыннан 3108 га (планнан 130%) мәйданда урман утыртмаларына карата урман патологиясе буенча тикшерү эшләре башкарылган.