«Нурлат урман хуҗалыгы» ТР ДБУ 515 кг төп урман барлыкка китерүче токым орлыклары җыелган. Эшләр «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында башкарыла.
Шул исәптән чыршы орлыгы – 15 кг, имән – 400 кг, каен 100 кг күләмендә җыелган.
«Дәүләт йөкләмәсе буенча барлыгы 345 килограмм орлык әзерләргә кирәк, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Спартак Еливанов. – Барлык орлыклар да Татарстан Республикасының Урманны саклау үзәгендә тикшереләчәк».