Бүген Биектау муниципаль районының Ямаширмә авылы янында «Фермер 2.0» самолетын кулланып, эксперименталь рәвештә орлык чәчү булды. Проект шәхси эшкуар А.Г.Насретдинов тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Чарада Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментының урманнарны яңадан торгызуны контрольдә тоту һәм анализлау бүлеге башлыгы урынбасары Анна Баева, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлеге башлыгы Алсу Мостафина, Идел буе дәүләт технология университеты укытучысы Виталий Краснов һәм башкалар катнашты.
Экспериментның максаты – орлыкларны авиацион чәчү технологиясенең нәтиҗәлелеген һәм икътисадый максатка ярашлылыгын бәяләү, зур территорияләрдә, барып җитү авыр булган урыннарда һәм янгыннарда урман торгызу өчен ОКС һәм ЗКС белән ылыслы һәм яфраклы токым чәчкеннәрен утырту.