Түбән Кама шәһәренең «Балалар экология-биология үзәге» МБУ мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр сабакчалы имән чикләвеге әзерләүдә булышалар. Акция урман хуҗалыгына ярдәм итүгә юнәлдерелгән: җыелган чикләвекләр Түбән Кама урман хуҗалыгы тапшырыла.
«Балалар чикләвек җыюда зур энтузиазм белән катнашалар – бу бит республикабызның «яшел» киләчәгенә реаль өлеш кертү. Имән борынгы заманнардан ук көч һәм озын гомер символы булган, һәм без балаларыбызның иртәгә урманнарның нинди булачагы аларның тырышлыгына бәйле икәнен аңлавын телибез, – дип билгеләп үтте педагог, берләшмә җитәкчесе Римма Луцкова. – Чикләвекләр күп әзерләнде инде, әмма без акцияне 20 октябрьгә кадәр дәвам итәргә уйлыйбыз».