Питрәч районында «Урманфест» юбилейлы экология фестивале узды

2025 елның 11 октябре, шимбә

Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында бишенче «Урманфест» юбилейлы акциясе узды. Чараның максаты – Татарстан Республикасының яшел фондын саклап калу һәм торгызу.

Акциядә катнашучыларны муниципаль район башлыгы Рәис Сөләйманов, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман төзекләндерү бүлеге башлыгы Алексей Мосунов һәм башкалар сәламләде.

Рәис Сөләйманов оештыручыларга һәм актив район халкына катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

«Бу акция безне берләштерә, дуслаштыра һәм, әлбәттә, туган якка мәхәббәт тәрбияли», – дип билгеләде ул.

Эшләр башланыр алдыннан мастер-класс оештырылды, шуннан соң волонтерлар инвентарь һәм үсентеләр алдылар. Быел тау нараты, гади чыршы, юкә һәм тирәк үсентеләре утыртылды.

Проект гамәлдә булган дүрт ел эчендә 700 меңнән артык үсенте утыртылган, шулай ук 75 гектардан артык җир торгызылган һәм төзекләндерелгән.

 

«Татмедиа» АҖнең «Питрәч – информ»филиалы материаллары файдаланылды

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International