ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы ТР дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында өстәл теннисы ярышларында катнашты

2025 елның 11 октябре, шимбә

Бүген Казанда «Бокс һәм өстәл теннисы үзәге» спорт комплексы базасында өстәл теннисы буенча ярышлар узды. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында уздырылды.

Ярышларда республика министрлыклары һәм ведомстволары командалары катнашты. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан аренда мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы Фәнил Әхмәдуллин, аренда мөнәсәбәтләре бүлегенең әйдәүче консультанты Рамилә Салихова һәм дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Илназ Хөсәенов чыгыш ясады.

Министрлык белгечләре ТР Дәүләт Советы һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы командаларына каршы уйнады.

«Матчлар киеренке һәм дустанә атмосферада узды, без уңай хис-кичерешләр алдык. Мондый ярышлар – спорт кына түгел, хезмәттәшләр белән элемтәләрне ныгыту өчен дә менә дигән мөмкинлек», - дип тәэсирләре белән уртаклашты Илназ Хөсәенов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International