«Батырлар. Татарстан геройлары» программасында катнашучы Динар Латыйпов «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясендә катнашты

2025 елның 11 октябре, шимбә

Ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен «Батырлар. Татарстан геройлары» программасында катнашучы Динар Латыйпов «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясендә катнашты. Агачлар утырту «Зәңгәр күлләр» МСТТ территориясендә оештырылган иде.

Әлеге мәйданчыкта барлыгы 175 данә чыршы һәм миләш үсентесе утыртылды.

Исегезгә төшерик, «Батырлар. Татарстан Геройлары» – ул махсус хәрбия операция ветераннары һәм анда катнашучылар арасыннан Татарстанның кадрлар резервын формалаштыру буенча махсус проект.  Тиешле компетенцияле сугышчылар дәүләт яки муниципаль учреждениеләрдә, шулай ук башка өлкәләрдә карьерада үсү мөмкинлеген алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International