Бүген «Зәңгәр күлләр» МСТТ территориясендә «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясенең үзәк чарасы узды. Акция «Экологик иминлек» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән үткәрелде.
Әлеге мәйданчыкта барлыгы 175 данә чыршы һәм миләш үсентесе утыртылды. Чарада ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, Шәһәр яны, Зеленодольск урманчылыклары, Урман-янгын үзәге, Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы һәм Зеленодольск сынау урман хуҗалыгы хезмәткәрләре катнашты.
«Бүген Татарстанның барлык районнарында «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясе кысаларында агач утырту эшләре бара, 142 мәйданчык оештырылды, – дип аңлатма бирде ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов. – Без бүген акциядә катнашырга карар кылган һәркемгә чын күңелдән рәхмәтле. Сезнең ярдәм – туган республикабыз урманнарын саклауга һәм арттыруга зур өлеш кертү ул».
Гомумән алганда, Татарстан Республикасы буенча волонтерлар бүген 700 гектар мәйданда 2,5 млн. данә үсенте утырттылар. Акциягә 20 мең кеше кушылды.
Исегезгә төшерик, «Урманны саклыйк» Бөтенроссия акциясен РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы, «Хәтер бакчасы» АКО һәм «Экосистема» Бөтенроссия экологик иҗтимагый хәрәкәте оештыра. Аның максаты – 70 млн. агач утырту. Акция илнең барлык 89 төбәген дә колачлый.